Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
21
ноябрь, 2015 ел
шимбә
Террорчылыкка каршы комиссия
Хакимиятенең зур залында Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә барышында мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы И. В. Прудыус, Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы М.Х. Туктаров, Бегиш авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. М.Вәлиәхмәтоваларның чыгышы тыңланды. Утырышта "Зәй" тимер юл станциясе һәм Зәй шәһәре автовокзалының террорчылыкка каршы торучанлыгын тикшерү буенча, Зәй муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, прокуратура,ФСБ, эчке эшләр органнарының башкарган эшләре турында Зәй шәһәре прокуроры урынбасары Л. Р. Рәхмәтуллин хәбәр итте. Мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, аерым бер җаваплы кешеләр һәм аларның эшләнәсе эшләренең төгәл вакыты билгеләнде.
Видеоконференция
Бүген 14 нче ноябрьдә хакимиятнең кече залында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә: 1. Торак төзү һәм социаль объектларны төзү республика программаларын гамәлгә ашыру, торак төзелешенең проблемалы объектларын төзүне тәмамлау, юллар төзелеше программасын гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексы мәсьәләләрен хәл итү кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Видеоконференциядә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, предприятие, оешма җитәкчеләре,Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне
2015 нче елның 20 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 6 сыйныф укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр, гаилә кору өчен закон таләпләре белән ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлнар Гизатуллина таныштырды. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
20
ноябрь, 2015 ел
җомга
Ачык тыңлаулар
20нче ноябрьдә Зәй муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Акатьев рәислегендә, архитектура бүлеге башлыгы Рәисә Исламова һәм башка эшче төркем әгъзалары катнашында ачык тыңлаулар үтте. Анда “Елга”нефть ятмалары объектлары территорияләрен ызанлау проектлары һәм проектларны планлаштыру мәсьәләләре каралды. Әлеге территория 1,5 кустыннан «Винокуровская» ДНСына кадәр нефть үткәргечләрне,1.17 кустыннан «Винокуровский» ПУ факелына кадәр юлларны, «Винокуровская» ДНСы административ көнкүреш корпусы өчен суүткәргечләрне, «Винокуровская» ДНС №1,№2 нефть тоткарлагычына керү юлларын, Баграж елгасы янындагы нефть тоткарлагычына керү юлларын үз эченә ала.
Юбилей белән!
Зәй шәһәре башлыгы урынбасары К.Х.Габидуллина Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Рыжов Поликарп Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада ветераннар Советы рәисе Г.С.Хәлиуллин һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы утырышы.
20 ноябрь көнне Казан шәһәрендә, видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр Советы президиумы утырыш узды. Аны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе М.З.Шакиров алып барды, район Башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г.Акатьев катнашты. Зәйдә бу утырышка районның авыл җирлекләре башлыклары җыелган иде. Видеоконференциядә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Муниципаль берәмлекләр Советының Х съездын үткәрү, 2016 нчы елда территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсацияләр түләү, авыл җирлекләрендәге иҗтимагый һәм дини зиратларны карап тоту проектын эшләү, күмү эшләрен башкару хезмәтен булдыру турында һәм башка бик мөһим мәсьәләләр каралды.
“Мин сезнең участок полициясе”
Үзәк китапханәдә «Яшьтәш» клубы кысаларында 6 нчы гомүми урта белем бирү мәктәбенең 9”Б” сыйныф укучылары өчен “Исәнмесез, мин сезнең участок полициясе”- дигән темага очрашу үтте.Чарада балигъ булмаганнар эше вазыйфаларын башкаручы Г.М.Марданова катнашты.Ул балаларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты, хокук бозу очракларында җаваплылыкка тартылырга мөмкин булулары турында искәртте. Шул ук вакытта ,балигъ булмаган балаларга кичке вакытта ата-аналардан башка йөрү чикләнүе турында җентекләп сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар.
19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Икмәк заводына экскурсия.
Бүген Зәй икмәк заводында җирле эшмәкәрләр катнашында үткән очрашуда, район Башкарма комитеты җитәкче Илнар Хафизов катнашты. Ул халыкны җирле җитештерүчеләр продукцияләре белән мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итү кирәклеген аңлатты. "Зәй Икмәге"директоры А.А.Шалафаев аларны икмәк заводы җитештерү мәйданнары, икмәк, кондитер эшләнмәләрен әзерләү үзенчәлекләре белән таныштырды, эшмәкәрләргә сыйфат ягы мәсьәләләре белән кызыксыну мөмкинлеге тудырылды. Яңадан сафка басып ипи җитештерүгә керешкән завод бүгенге көндә тәүлегенә 1,5 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре пешерә, биредә 32 зәйле хезмәт куя. Алар бүгенге көндә кулланучыларга 56 төрдәге ипи һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим итә. Зәй халкы уртача тәүлегенә 6 тонна ипи һәм икмәк эшләнмәләре куллана. Әмма шуларның яртысыннан артыгы Чаллы Түбән Кама, Сарман, Әлмәт, Зәй җитештерүчеләренеке. Дөрес халыкка сайлап алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш, шулай да үз җирлегебездә пешерелгән икмәк ризыкларына ихтияҗ һичшиксез артырга тиеш,-дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов.
Зәйдә республика киңәшмәсе узды.
18 – 19 ноябрьдә Зәйдә татар милли мәдәниятен үстерү алымнары буенча республика киңәшмәсе узды.Киңәшмәдә татарстанның 7 районыннан 200 дән артык кеше катнашты. Утырышта татар мәдәниятен саклау буенча мөһим мәсәләләр, мәдәни-ял учреждениеләре эшчәнлегендә заманча формалар һәм алымнар куллану турында сөйләшү булды. Киңәшмәне ТР Мәдәният министрлыгы белән Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге оештырды. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова “Чараның Зәйдә оештырылуы очраклы түгел, -дип билгеләп үтте. Районда 25 татар фольклор коллективы, ике дистәгә якын татар халык театры, “Нур” гармунчылар ансамбле эшләп килә. Семинар кысаларында кунаклар Түбән Биш һәм Куш-Елгада кап һәм палас сугу һөнәрчелеге белән таныштылар, Кич утыру күренеше, Сепарат аерту бәйрәме, Югары Шепкәдә Киндер сугу, Имәнлебашта 40 көнгә кадәр бәби карау йоласы, Бигештә Җыен базарын карадылар, татар халык уеннары, йолалары, һөнәрчелеге һ.б.лар буенча оештырылган мастер-классларда, эшлекле уеннарда катнаштылар, “Энергетик” Мәдәният сарае, Югары Шепкә осталарының кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар һәм алдагы эшчәнлекләренә кулланырдай бай мәгълүмат алдылар.
Республика конкурсы
2015 елның 10 нчы ноябреннән 25 нче декабренә кадәр социаль әһәмиятле проектларда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы үткәрелә. Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 10нан -30нчы ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында башкарыла. Тулырак мәгълүматны Икътисад Министрлыгы сайтында,яисә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин : http://mert.tatarstan.ru/rus/index.htm/news
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз