ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
21 ноябрьдә “Магия” бию коллективы үзенең 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өч сәгатьлек программада бию коллективының үткәне һәм бүгенгесе театрлаштырылган күренештә күренде.
23 ноябрьдә сәнгать мәктәбендә Әниләр көненә багышланган рәсем конкурсы булды. Аны “35 квартал” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе һәм укытучы С.И.Дмитриев оештырдылар.Балалар бик теләп үз әниләренең партретларын ясадылар. “35 квартал” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Румия Забирова укыган, Александр Новиковның"Ана" һәм Ольга Заряның "Өлкән ана" шигырьләре конкурста катнашучыларның күңеленә үтеп керде. Тиздән һәркем өчен кадерле булган әниләр бәйрәме якынлаша.Тормышта әни барыбыз өчен дә иң газиз кеше.
Районыбыз терлекчелек фермалары ахыргы вакытта зур төзекләндерү эшләре кичерде. Район күләмендә бүгенгесе көндә 16850 эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуларның 4400 башы савым сыерлары, 178 ат,1700 баш сарык. Алар бөтен мөмкинлекләре булган 94 бинада урнашкан

23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй шәһәре башлыгы урынбасары К.Х.Габидуллина Зәй шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Прощаева Юлия Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Югары Осланда СССР һәм РСФСРның спорт остасы Таһир Бикиниев истәлегенә гер күтәрү буенча республика ярышлары узды. Анда республика район-шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Зәйлеләр турнирда уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыгында һәм яшендә Артем Черкасов чемпион булды. Владимир Горбунов - II, Данил Рябов белән Даврон Абдевахитов IV урын алдылар.
2015 елның 20 ноябреннән Зәй муниципаль районының "Шатлык" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре "түләүсез юридик ярдәм" күрсәтү буенча оештырылган тулы бер чаралар комплексы әзерләделәр. Әлеге чарага тормыш авырлыклары, социаль адаптациягә мохтаҗ, гаиләдә проблемалы сораулар туган балалар, инвалид балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде.
21 – 22 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Идел буе шәһәрләренең беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлары булып үтте. Анда Татарстанның 8 шәһәреннән һәм Башкортстан, Удмурт республикаларыннан командалар катнашты. Зәй районы командасы составында чыгыш ясаучы Шәрәфиева Алия 400 метрда йөгерү буенча 1 урынны алды , ә Мустаева Надежда 1500 метрга ййгерү буенча 2 урынга лаек булды.
20 ноябрь көнне хакимиятнең зур залында “Бизнес нация” колсантингы үзәге җитәкчесе А.Р. Фәхриев, бизнес тренер Д.С. Долгова, Татарстанның эшмәкәрлекне үстерү Үзәге хезмәткәре катнашында семинар-киңәшмә үтте.
20 ноябрьдә Татарстанның өченче Зәй суд участогы буенча мировой судья итеп Ринат Мингазов сайланды һәм присяга кабул итте

21
ноябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында "Иң яхшы мәшгульлек үзәге" смотр-конкурсы “игълан итте. Бәйге ике этапта уздырыла: - 1 этап – әзерлек һәм сайлап алу; - 2 этап – финал. Смотр-бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча, Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы шәһәрләренең “Иң яхшы эш белән тәэмин итү үзәкләре”арасында беренче 6 лыкка керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International