Зәйдә яңа мировой судья

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе
20 ноябрьдә Татарстанның өченче Зәй суд участогы буенча мировой судья итеп Ринат Мингазов сайланды һәм присяга кабул итте. Ринат Мирфаидович кандидатурасы юкка гына сайланмады. Ул бик зур юридик тәҗрибәсе иясе. Аннан алда эшләгән Людмила Митрофанова Зәй шәһәр судьясы итеп сайлангач әлеге урын буш иде. Барлык документларны барлар өчен 4 ай вакыт бирелде. Кандидат барлык тикшерү эшләре үткәч әлеге кандидатура эшкә яраклы дип табылды дип искәртте, Зәй шәһәр судьясы Рөстәм Хакимов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International