Терлекчелектә мөмкинлекләр зур

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе
Районыбыз терлекчелек фермалары ахыргы вакытта зур төзекләндерү эшләре кичерде. Район күләмендә бүгенгесе көндә 16850 эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуларның 4400 башы савым сыерлары, 178 ат,1700 баш сарык. Алар бөтен мөмкинлекләре булган 94 бинада урнашкан. 1-23 ноябрьга сөт җитештерү былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда 85 центнерга артыграк. Тулаем алганда быел былтыргыга караганда 164 тонна сөт күбрәк савыла. Иң алдынгы урыннарны “Зәй шикәре” агрофирмасы алып тора. “Зәй” агрофирмасының Әхмәт бүлекчәсе дә беренчелекне бирми. Бүгенгесе көндә анда тәүлегенә 13 тонна сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч былтыргысы белән чагыштырганда 172 процентка күбрәк. Шулай ук “Зәй шикәре” агрофирмасының Бура-Киртә, Сәвәләй, Тюгеевка бүлекчәләре сыер савучылары да мактауга лаек. “Восток” агрофирмасының Дүрт Мунча бүлекчәсе, “Нива” хуҗалыгы терлекчеләре дә сынатмыйлар. Димәк барлык терлекчеләребез дә алда куйган бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен барлык көчләрен куеп эшлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International