Зәйдә бөтенроссия балаларга юридик ярдәм күрсәтү көне

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе
2015 елның 20 ноябреннән Зәй муниципаль районының "Шатлык" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре "түләүсез юридик ярдәм" күрсәтү буенча оештырылган тулы бер чаралар комплексы әзерләделәр. Әлеге чарага тормыш авырлыклары, социаль адаптациягә мохтаҗ, гаиләдә проблемалы сораулар туган балалар, инвалид балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде. Әзерлек чаралары алдан ук башланды: мәгълүмати стендларында ХАЛЫККА социаль хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат урнаштырылган иде . Чарага берничә көн эчендә бик күп гаиләләргә юридик булышлык күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International