ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

30 ноябрь көнне гимназиядә 23 нче тапкыр беренче сыйныф укучыларын гимназистка багышлау бәйрәме үткәрелде. 50 укучы бәйрәмдә әти-әниләре каршында гимназистлар антын кабул итеп , гимназист таныклыгы алдылар. Әти-әниләре, укытучылар алдында яхшы укырга, тәртипле булырга сүз бирделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән төгәлләнде.

27 ноябрь көнне район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Әнинең тәмле фикере” исемле аш әзерләү осталыгы бәйгесе үтте. Анда өйдә әзерләп килү өчен өй бирем әзерләнгән иде. Аңа бутерброд һәм салат керде. Иң кирәклесе әлеге ашларны бизәү һәм тәмлелеге сыналды.

Көз аеның соңгы якшәмбесендә туган якны өйрәнү музеенда әнилә көненә багышланган “Бүген – әниләр бәйрәме” дигән чара үтте. Әниләрен котларга музей хезмәткәрләренең балалары килде. Күргәзмә залында үткән чарада әни сүзе олы тантанадагы шикелле яңгырап торды. Әни куллары, әни чәчләре,әнкәй елмаюы барыннан да кадерле, шуңа да балалар әниләренә үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. С.И. Долгова-ст. Начный сотрудник МБУК “ЗКМ”


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профориентация эшен җәелдереп җибәрде 25-27 ноябрь көннәрендә шәһәребезнең 2-7 мәктәп укучылары “Зәй-тимер” заводында һәм профтех колледжында булдылар.

26-27 ноябрьдә район һәм шәһәр бюдңеты проектын тыңлаулар үтте. Тыңлаулар нәтиҗәсе буенча карар әзерләнде. Ул район һәм шәһәр Советы утырышында депутатлар тарафыннан каралачак.

Һәрберебез үз гомерендә үзенә бер максат куя: бәхетле булу, уңышларга ирешү, исән-имин яшәү. Бу өлкәдә уңышларга чүпрәктән курчак ясау һөнәре дә булыша ала. Без музей түгәрәгенә йөрүче укучылар белән шундый сынау үткәрдек, чөнки аларның иртәгесе көнгә инглиз телендә пробный экзамен бирәсе бар иде.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Казан шәһәрендә мини-футбол буенча муниципаль хезмәткәрләрнең сайлап алу турниры булды. Безнең район командасы үз группасында 5 команда арасыннан беренче урынга чыкты һәм чирек финалда уйнау бәхетенә иреште.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов балалар иҗат йортында булды. Анда ул түгәрәкләр һәм студияләр эше белән танышты, Татарстан мәгариф һәм фән Министрлыгы грантына отылган психологик үзәк эшен күзәтте.

Бүгенге көндә без зирәклек, юмартлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булган хатын-кыз - анага тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бу бәйрәм балалар үстерүче, тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана.

25 ноябрь көнне туган як музеена экскурсиягә иске Тәкмәк мәктәбе укучылары килде. Алар музейда беренче тапкыр. Шуңа да барлык экспонатлар укучыларга бик тә кызыклы тоелды. Әлеге мавыктыргыч чараны яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Балаларны Фатих Кәримнең кызлары сугыш вакытында язган хатлары кызыксындырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International