Бүген район башлыгы Разиф Кәримов балалар иҗат йортында булды. Анда ул түгәрәкләр һәм студияләр эше белән танышты, Татарстан мәгариф һәм фән Министрлыгы грантына отылган психологик үзәк эшен күзәтте. Разиф Галиевич шулай ук Әниләр көненә багышланган концертта булып барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.