Һәрберебез үз гомерендә үзенә бер максат куя: бәхетле булу, уңышларга ирешү, исән-имин яшәү. Бу өлкәдә уңышларга чүпрәктән курчак ясау һөнәре дә булыша ала. Без музей түгәрәгенә йөрүче укучылар белән шундый сынау үткәрдек, чөнки аларның иртәгесе көнгә инглиз телендә пробный экзамен бирәсе бар иде. Эш барышында кулга энә һәм киселә торган әйберләр алырга тыелды, чөнки алар тынычлыкны боза. Курчакларны бары тик үз кулың белән генә ясарга һәм бары тик кызлар гына катнаша ала. Курчаклар искитәрлек матур килеп чыктылар. Әлбәттә экзамен бирүдә дә булышкандыр дип уйлыйбыз – ди музей хезмәткәре Светлана Долгова.