25 ноябрь көнне туган як музеена экскурсиягә иске Тәкмәк мәктәбе укучылары килде. Алар музейда беренче тапкыр. Шуңа да барлык экспонатлар укучыларга бик тә кызыклы тоелды. Әлеге мавыктыргыч чараны яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Балаларны Фатих Кәримнең кызлары сугыш вакытында язган хатлары кызыксындырды. Мәгарифкә багышланган залда беренче чиркәү мәктәбе ачылышы турындагы мәглүмат белән танышыргабула иде. Светлана Долгова- музей хезмәткәре