Кадерле әниләр! Бүгенге көндә без зирәклек, юмартлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булган хатын-кыз - анага тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бу бәйрәм балалар үстерүче, тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана. Илебездә ана образы аерым кыйммәткә ия. Шагыйрьләр, рәссамнәр тарафыннан сурәтләнүче Россия хатын-кызы нәзакәтлелек һәм рухи нык-лыкны гәүдәләндерә. Юкка гына Бөек Ватан сугышы елларында илне саклауда төп символ итеп Ватан-Ана чакыруы алынмый. Җирдәге һәрнәрсә ана мәхәббәте белән өртелгән. Без әниләребезгә тормыштагы көндәлек мәшәкатьләре, йокысыз төннәре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, болар барысы бергә безнең яшәешебезне тагын да мәгънәлерәк, безне бәхетлерәк итә. Шунысы куанычлы, илебез, республикабыз, районыбыз социаль сәясәтенең төп кайгырту кыйммәте дә хатын-кыз - ана була бара. Әни булуның престижын күтәрүгә, балалы гаиләләрне социаль, матди яктан кайгыртуга, гаилә традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә. Яшь әниләргә, тәрбиягә бала алып үстерүче, күп бала тәрбияләүче аналарга зур рәхмәт. Ана буларак хезмәтегез чын мәгънәсендә сок-лану һәм хөрмәт тудыра. Бәйрәм көндә сезнең өчен бары изге, матур теләкләр генә яңгырасын, балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, кайгыртучанлык күрсәтсен. Бәйрәм уңаеннан зәйлеләргә мөрәҗәгать итеп, бу көнне сезнең иң беренче һәм кичектергесез эшегез – әниләрне котлау булырга тиешлеген искәртәм. Аларга үзегезнең кайгыртучанлыгыгызны, рәхмәтле булуыгызны җиткерегез. Кадерле әниләр һәм әбиләр, сезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә учагы җылысы, чиксез мәхәббәт, хатын-кыз бәхете телим. Һәр әнинең күңеле шат, кәефе күтәренке булсын. Бәйрәм белән! Хөрмәт белән район башлыгы Разиф Кәримов.