27 ноябрь көнне район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Әнинең тәмле фикере” исемле аш әзерләү осталыгы бәйгесе үтте. Анда өйдә әзерләп килү өчен өй бирем әзерләнгән иде. Аңа бутерброд һәм салат керде. Иң кирәклесе әлеге ашларны бизәү һәм тәмлелеге сыналды. Бәйге барышында майонез әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар бәйгедә мавыккан арада сәхнәдә концерт номерлары да күрсәтелде. Жюри членнары катнашучыларның тапкырлыгын һәм яңалыкка омтылуларын да бәяләде. Барлык катнашучыларга призлар һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.