13 ноябрьдан спорт-савыкландыру үзәгендә предприятие һәм оешмалар арасында волейбол буенча шәһәр кубогына ярышлар башланды. Анда 10 команда ярыша. Алар 2 группага бүленгән. Беренчесендә: “ГРЭС”, “ОЛИМП”, “Мәгариф идарәсе”, “Бохарай”, “Техно” , ә икенчесендә: “Иске Зәй”, “Электр челтәре”, ДЮСШ “Барс”, “4 мәктәп”, “Мефро-уилз” командалары. Уеннар нәтиҗәсендә 4 декабрь көнне финал ярышларында: “Олимп”, “ГРЭС”,”4 мәктәп” командалары көч сынашачак.