30 ел канат жәя

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Ел саен 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн халыкны әлеге авыру турында тагын да күбрәк мәгълүматлы итү, авыруга каршы бергәләп көрәшү ниятеннән БМО ассамблеясе тарафыннан кертелә. ВИЧ эпидемиясе 30 ел инде үзенең “канатларын” җәя. Халык миграциясенең көчле булуы нәтиҗәсендә ул бик күп илләргә таралды. Россиядә аның белән авыруның беренче очрагы 1987 елда теркәлде һәм шул вакыттан бирле 750 мең кешенең элеге вирусны йоктыруы билгеле, шулар 140 меңе үлем белән төгәлләнгән. ВИЧ-инфекция – хроник йогышлы авыру. Аны кешенең иммун дефициты вирусы кузгата, ул иммун системасын какшатып, аны әкренләп бөтенләй юкка чыгара. Мәгълүм булганча, ВИЧ кеше организмына өч юл белән генә үтеп керә: кан аша, саклык чаралары күрмичә җенси якынлык кылганда һәм ВИЧ-инфекция йөртүче анадан балага күчәргә мөмкин. Табибларның күзәтүләре буенча, соңгы елларда вирус, нигездә, җенси юл белән тарала. Әгәр элегрәк ВИЧ белән күбесенчә яшьләр авырса, хәзер 30 процент очракта 30-39 яшьтәгеләргә куркыныч диагноз куела. Моннан тыш, вирус халыкның социаль яктан имин катламына үтеп керә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International