« Яңа шәһәр»иҗтимагый территориаль үзәге һәм аның рәисе Т.В.Тыткина әниләр көненә багышлап «Барысы өчендә сиңа рәхмәтлемен!-дигән очрашу үткәрде. Анда «ТСЖ 17 подъездов», «9 этажка», «Доверие» хезмәткәрләре актив катнашты. Чарага «Яңа шәһәр»нең күп балалы һәм балаларны тәрбиягә алган әниләр чакырылган иде. Чарага чакырылучыларга акчалата ярдәм күрсәтелде ,балаларга баллы-татлы ризыклардан күчтәнәч әзерләнгән иде. «Яңа шәһәр» территориаль иҗтимагый үзәге милекчелек ширкәте хезмәткәрләрен дә бүләкләде.