1 декабрьдән инвалидлар декадасы старт алды. Бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар арта төшә. Әлеге мөмкинлектән файдаланып Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль – реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Инвалидлар декадасы кысаларында уздырылучы чарада үзәк кунаклары биредә күрсәтелүче хезмәтләрне бәяли һәм белгечләрдән конcультация ала алдылар. Үзәк буйлай сәяхәт итү һәркемнең күңеленә хуш килде. Бигрәктә галокамера, сенсор бүлмәсендә релаксация , физиотерапиянең бар төрләре ( ингаляторлар, парафин белән дәваландыру, ультратавыш һәм магнит терапияләре), бассейн һәм сауна, савыкландыру кабинеты, “ Атлант ” костюмы, ЛФК бүлмәләре кызыксындырды. Күрү һәм ишетү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзәк буйлап экскурсияне, ишарәләр белән сөйләшү махсус программасына өйрәнеп кайткан белгеч оештырды. Чара ахырында һәркем тәмле – тәмле сыйдан авыз итте, кайнар чәй эчте, шулай ук биредә күрсәтелүче хезмәтләрнең нәтиҗәлелегенә инанды. Социаль мәсьәләр буенча белгеч Г.Н. Камалеева.