Зәй «Ялта-Зәй» чаңгы базасында “XXI гасырда керәшеннәрнең рухи миссиясе” дигән темага төбәк фәнни-гамәли конференциясе булды. Биредә әлеге конференциянең беренче мәртәбә оештырылуы. Мәртәбәле чара “Новый завет”ның татар теленә тәрҗемә ителүнең 10 еллыгына багышлана. Аны рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе оештырды. Конференциянең төп максаты XXI гасыр шартларында Татарстанда керәшеннәр арасында православие миссионерлык эшенең төп проблемалары турында фикер алышу һәм керәшеннәрнең этнодини бердәмлеген, рухи традицияләрен саклау юлларын эзләүдән гыйбарәт. Кыскасы, конференциядә XXI гасыр шартларында Татарстанда керәшеннәр арасында православие миссионерлык эшенең төп проблемалары, үсеш перспективалары һ.б. турында сүз булды. Соңыннан Зәйнең “Сәвәләй”, “Җиләк” керәшен фольклор коллективларны керәшен рухи-мәдәни традицияләрен саклаганы өчен Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе дипломнары тапшырылды.