Инвалидлар декадасы авыл җирлегендә

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

1 декабрь көнне Ал.Слобода авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кыссаларында ачу чарасы үтте. Аны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән катнаштырып алып бардылар. Шулай ук инвалидлар өчен төрле уеннар һәм бәйгеләр тәкдим ителде. 4 декабрь көнне инвалидлар өчен клубта чәй өстәле әзерләнде. Анда авыл җирлеге башлыгы Людмила Варганова инвалидларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International