Алабугада укы! Федераль университетта белем ал!

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Әле күптән түгел генә безнең укучылар Алабуга Федераль университетының педагогия институтына ачык ишекләр көненә барганнар иде. Инде менә кунаклар үзләре килде. Алар Федераль университетка чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга барырга өндәп йөри. Укучылар алдында институт ректоры урынбасары Кавиев Айрат Фәрхатович һәм кабул итү рәисе Габдуллина Ләйлә Фәрхатовна чыгыш ясады. Уку елы дәвамында укучыларның регионара фәнни Универсиадасында катнашып институтка керү өчен өстәмә балл алырга була. Шулай ук хәзердән үк әйдәп баручы укытучыларның лекцияләрен тыңлап үзеңне студент итеп хис итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International