Заводлар һәм фабрикалар, мәктәпләр һәм хастаханәләр, бөтен яктан уңайлы торак йортлар төзүдән дә мактаулырак һөнәр юктыр. Төзелеш һәрвакытта халык хуҗалыгының иң мөһим тармакларыннан берсе булды. Бүген Зәйдә, елны йомгаклап, “Аркадия” ресторанында мул табын артында “Төзүчеләр” бәйрәме оештырылды.
Зәй пенсия фонды хезмәткәрләре агымдагы елга йомгак ясады. Быел ул башка еллардан аермалы буларак Россия Пенсия Фондына 25 ел тулу уңаеннан аеруча үзенчәлекле шартларда үтте. Татналы чара әлеге уңайдан әзерләнгән Зәебез һәм пенсия фонды хезмәткәрләре турындагы видеофильм белән башланып китте.
14-20 декабрь көннәрендә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь мәдәниятчылар клубына йөрүчеләр белән бергә ялгыз калган картларга кардан арынырга ярдәм иттеләр.
Бүген, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә, район һәм шәһәр Советы утырышлары үтте. Анда депутатлар 2016 елга бюджет һәм эш планы кабул иттеләр. Шулай ук район һәм шәһәр Уставының кайбер кагыйдәнамәләренә үзгәрешләр керттеләр.
17 декабрьдә хакимиятнең зур залында тәртип бозуга һәм җинаятчелеккә каршы көрәш буенча ведомство-ара комиссия утырышы узды. Утырышта Эчке эшләр Министрлыгының Зәй бүлеге башлыгы урынбасары Петр Тимаськов чыгыш ясады.
17 декабрь көнне, “Энергетик” мәдәният сараенда керәшен халкының традицион фестивале “Туым жондызы” сайлап алу туры үтте. Бәйгедә Сарман, Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән яшь талантлар катнашты. Зәй районы данын Казанда үткәреләчәк йомгаклау турында Сарсаз Баграждан Петр Утяганов җитәкчелегендәге “Сандугач” бабалар ансамбле яклаячак.
Зәйдәге “Застава” хәрби-патриотик клубында тәрбияләнгән егетләр аны яңадан ачып җибәрмәкче булалар. Әлеге идеяне район башлыгы Рәзиф Кәримов та хуплады.
Зәйдә чаңгы спортын үз итүчеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа шәһәр урман буендагы трассаның яктыртылуы чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен аеруча отышлы. Кичен дә чаңгы юлларын иңләргә була, ул барлыгы 1800 метр араны били.
Террорчылык актлары куркынычы арту сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша. Әгәр урамда берәр шикле нәрсәгә юлыксагыз, ә янәшәдә полиция хезмәткәрләре юк икән, куркыныч табылдык хакында түбәндәге телефоннар буенча 112 – бердәм коткару хезмәте; 02 – полиция; 052 – аноним криминаль мәгълүмат бюросы хәбәр итегез.
15 декабрь көнне Югары Нәлемдә яшәүче 95 яшьлек Хайруллина Гөлзәвгәр Талип кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева килделәр.