Зәй пенсия фонды хезмәткәрләре агымдагы елга йомгак ясады. Быел ул башка еллардан аермалы буларак Россия Пенсия Фондына 25 ел тулу уңаеннан аеруча үзенчәлекле шартларда үтте. Татналы чара әлеге уңайдан әзерләнгән Зәебез һәм пенсия фонды хезмәткәрләре турындагы видеофильм белән башланып китте. Елга йомгак ясау җыелышында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов әлеге коллективта эшләүчеләрне үз һөнәрләренең остасы дип атап, районда пенсия мәсьәләләре буенча халыкны борчыган сорауларның булмавы шуны дәлилли дип ассызыклады. Ул шулай ук ел дәвамында районда башкарылган һәм киләсе елга планга куелган күләмле эшләр белән таныштырып үтте. Ә пенсия фонды идарәсе башлыгы Ринат Рәхмәтуллин эшчәнлеккә күзәтү ясап агымдагы елда 2014 елга карый Зәйдә пенсионерларның 269 кешегә артуын һәм хәзер аларның 15950 кешене тәшкил итүен белдерде. Соңыннан аеруча нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләр бүләкләнде. Энҗе Әгъләмова