ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

18-20 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә ирекле көрәш буенча республика чемпионаты узды. Анда “Зәй” спорт мәктәбе спортчылары да катнашты. 75 кг. үлчәүдә 1 урынны Бусова Екатерина алды һәм чемпион исеменә лаек булды ( тренеры Салихов Р.Ф.)

Зәйдән тугыз авыл хуҗалыгы хезмәткәре республикада иң яхшылардан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы оештырган республика бәйгесендә Зәйдән 2 агроном, 2 инженер, зоотехник, ветврач, экономист, бухгалтер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге башлыгы керде.

Бүген хезмәт ветераны, Аксар авылында яшәп гомер итүче Бибинур Салаватовага 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Юрий Гильманов һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Зәй керәшеннәр башкаласы булса да, анда әлегә кадәр керәшен иҗтимагый оешмасы булмады, дип башлады сүзен Зәй үзәк китапханәсендә узган керәшен җәмәгатьчелеге җыелышында республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

18 декабрьдә «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә кышкы сезон ачылды: биредә чаңгы спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда республикадан 16 яшьтән өлкәнрәк көчле чаңгычылар көч сынашты. Беренче стартны хатын-кызлар алды. Ярыш ике көн дәвамында барып, чаңгычылар ике стильдә узышты. Зәйдән әлеге мәртәбәле ярышта 17 спортчы катнашты.

20 декабрь көнне район мәдәният йортында шулай ук кар бабай остаханәсе эшләде. Аның эшендә беренче мәктәп укучылары, “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Соңгы биш елда Зәйнең агросәнәгать комплексында продукция җитештереп сатудан килгән керем 9,9 млд. сум тәшкил иткән, уртача үсү темпы 9,8 процент.

15-16 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә Легендар чаңгычы, СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына ярышлар үтте. Анда 2000-2002 һәм аннан да яшрәк спортчылар катнашты. Зәйдән Олимпия чемпионы Федор Симашев спорт мәктәбеннән Алина Вәлиуллина һәм Ильнур Ахунзянов 2-5 урыннарны алдылар.

20 декабрьдә Шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән якшәмбе клубы чаралары үтте. Анда кыш бабай һәм кар кызы иҗат остаханәсе эшләде. Барлык түгәрәкләр һәм иҗади берләшмәләр эшләде.

19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Заводлар һәм фабрикалар, мәктәпләр һәм хастаханәләр, бөтен яктан уңайлы торак йортлар төзүдән дә мактаулырак һөнәр юктыр. Төзелеш һәрвакытта халык хуҗалыгының иң мөһим тармакларыннан берсе булды. Бүген Зәйдә, елны йомгаклап, “Аркадия” ресторанында мул табын артында “Төзүчеләр” бәйрәме оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International