15 декабрь көнне Югары Нәлемдә яшәүче 95 яшьлек Хайруллина Гөлзәвгәр Талип кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева килделәр. Автоклуб хезмәткәрләре үзләренең теләкләрен һәм матур җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук Югары Нәлем авыл җирлеге, китапханә һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа елны каршылап кар шәһәрчеге ясадылар.