ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Республика күләмендә оештырылучы “Энергопартнер-2015” бәйгесендә “Эре җитештерү предприятиеләре” номинациясендә “Зәй шикәре” ААҖ җиңүче булды. Бәйгегә ясалды Казанда тантаналы төстә йомгак. Анда Яңа ел алдыннан “Татэнергосбыт” ААҖ электр энергиясен файдаланучы оешмалар белән бәйрәм алды очрашуы уздырды.

Терлекчелекне кышлату дәвам итә. Районыбыз хуҗалыкларында 55,8 тонна сөт җитештерелә,53,2 тоннасы тапшырыла. Бер сыерга 12,4 килограмм сөт савып алына.

2016 елдан балалар бакчасына түләү бәяләре арта. Шул уңайдан күпсанлы мөрәҗәгатьләр кабул ителү сәбәпле ТРМәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма бирергә булган. 2016 елның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен әти-әниләр түләргә тиешле сумма республика буенча уртача 8 %ка артачак (180 сумнан 270 сумга кадәр), дип җиткерә министрлык белгечләре

16 декабрьдә балалар шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән “Куллар җылысын бүләк итик” – дигән тирә як мөхитне саклау акциясе үтте. Ул халык-ара җәнлекләр көненә багышланган иде.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Зәйлеләр чаңгы спортына битараф түгел, кар төшүгә парклар, урман юлларын чаңгычылар иңли. Иртәгә, 17 декабрьдә, кичен Яңа шәһәр урман буенда чаңгы сезоны ачылачак. Чаңгылары булмаганнарга аны прокатка алып, яктыртылган трассадан чаңгы юлларын иңләү мөмкинлеге булачак. Зәйлеләр, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмасак иде.

15 деабрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда яшь иҗат осталарының “Яңа ел алдыннан”- дигән кичәсе үтте. “Мирас”, “Азаль” вокаль ансамбльләре, Республика һәм халык-ара бәйгеләр җиңүчеләре: Илсөяр Солтанова, Элина Топайкина, Сөмбел Мөхәммәдиева, Тимур Шакиров, Әүхади Фатыхов, шулай ук “Нур” гармунчылар төркеме үзләренең осталыкларын Зәй тамашачысына тәкъдим иттеләр.

16 декабрь көнне Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, язучы Гурий Тавлинның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Язмыш белән бил алышып” дип аталган белешмә сәгате үтте. Чарага Татар гимназиясе мәктәбенең 5 класс укучылары чакырылды.

Физик культура һәм спортның сәләмәт яшәү рәвешенә һәм халыкның сәләмәтлегендә ролен күтәрү йөзеннән, район башлыгы Разиф Кәримов карары белән 2016 ел районда – “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елы”- дип игълан ителде.

Сәвәләй мәктәбе укытучылары “Мин авылны сайлыйм” бәйгесендә “Умартачылык буенча ярдәмче хуҗалыклы мәктәп” – дигән темага мастер-класс күрсәтеп Дипломга лаек булдылар.

Зәй шикәр заводы бүген чимал эшкәртү сезонын тәмамланды. Завод быел барлыгы миллион тоннага якын шикәр чөгендере кабул итте (узган ел исә бу күрсәткеч 636 мең тонна иде). Кабул ителгән чимал эшкәртелеп, 125 мең тонна шикәр комы, 40 мең тонна грануллы чөгендер түбе алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International