Зәй төзүчеләре елга йомгак ясады

2015 елның 19 декабре, шимбә

Заводлар һәм фабрикалар, мәктәпләр һәм хастаханәләр, бөтен яктан уңайлы торак йортлар төзүдән дә мактаулырак һөнәр юктыр. Төзелеш һәрвакытта халык хуҗалыгының иң мөһим тармакларыннан берсе булды. Бүген Зәйдә, елны йомгаклап, “Аркадия” ресторанында мул табын артында “Төзүчеләр” бәйрәме оештырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, агымдагы елда районда алып барылган төзелеш, төзекләндерү эшләре, төзелеш материаллары җитештерү турында бәян итте, алдагы елда районда гамәлдә булачак республика программалары, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре, аерым алганда тимер юл кичүе, стадион төзелешләре турында сөйләде, төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе сәнәгате хезмәткәрләрен яңа ел белән котлап, алдагы елда сез төзиячәк объектлар безне стали шатландырсын дип, бер төркем хезмәт алдынгысына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район башлыгы һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Алдагы елда Зәйдә 15 республика программасы гамәлдә булып, зур төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Разиф Кәримов алга таба да Төзүчеләр көненең шулай ел ахырында уздырылачагын бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International