Зәйдән тугыз авыл хуҗалыгы хезмәткәре республикада иң яхшылардан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы оештырган республика бәйгесендә Зәйдән 2 агроном, 2 инженер, зоотехник, ветврач, экономист, бухгалтер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге башлыгы керде. Җиңүчеләр 200 кеше иде. Барысы 353 заявка бирелгән булган.