Бүген хезмәт ветераны, Аксар авылында яшәп гомер итүче Бибинур Салаватовага 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Юрий Гильманов һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин исеменнән кайнар котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең теләкләрен һәм күңелле җырларын бүләк иттеләр.