“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында район терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды. Аңа АгроКөч-Төркем” белгечләре, агрофирмалар, аларның бүлекчәләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре чакырылды.
18-20 декабрьдә Казан шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кыссаларында үткән ярышларда: шахмат буенча -3 урынны, өстәл теннисында -5 урынны, җиңел атлетика буенча 4 урынны, йөзүдә -6 урынны алды
Хөрмәтле энергетиклар, энергетика ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм. Энергетика әйдәп баручы тармаклардан санала, республикабыз, илебезнең милли казанышы, Россиянең энергетика куркынычсызлыгы гаранты булып тора.
Җитештерелгән продукциянең күләме Зәй районында соңгы 5 елда 1,6 тапкыр арткан. Еллык үсеш темпы 10% тәшкил итә. Бу республикада 8 урын дигән сүз, ә һәрбер кеше санына чыгып исәпләгәндә җиденче урын дигән сүз.
18-20 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә ирекле көрәш буенча республика чемпионаты узды. Анда “Зәй” спорт мәктәбе спортчылары да катнашты. 75 кг. үлчәүдә 1 урынны Бусова Екатерина алды һәм чемпион исеменә лаек булды ( тренеры Салихов Р.Ф.)
Зәйдән тугыз авыл хуҗалыгы хезмәткәре республикада иң яхшылардан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы оештырган республика бәйгесендә Зәйдән 2 агроном, 2 инженер, зоотехник, ветврач, экономист, бухгалтер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге башлыгы керде.
Бүген хезмәт ветераны, Аксар авылында яшәп гомер итүче Бибинур Салаватовага 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Юрий Гильманов һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.
Зәй керәшеннәр башкаласы булса да, анда әлегә кадәр керәшен иҗтимагый оешмасы булмады, дип башлады сүзен Зәй үзәк китапханәсендә узган керәшен җәмәгатьчелеге җыелышында республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.
18 декабрьдә «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә кышкы сезон ачылды: биредә чаңгы спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда республикадан 16 яшьтән өлкәнрәк көчле чаңгычылар көч сынашты. Беренче стартны хатын-кызлар алды. Ярыш ике көн дәвамында барып, чаңгычылар ике стильдә узышты. Зәйдән әлеге мәртәбәле ярышта 17 спортчы катнашты.
20 декабрь көнне район мәдәният йортында шулай ук кар бабай остаханәсе эшләде. Аның эшендә беренче мәктәп укучылары, “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.