ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе
20 март көнне Зәй муниципаль районының 7нче мәктәбе базасында урта гомуми белем мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Зәй муниципаль районында Хәтер һәм дан елына багышланган муниципаль строй һәм җыр смотры узды.
22 мартта Яшел Үзән шәһәрендә тхэквондо буенча Яшел Үзән муниципаль районы беренчелеге узды.
18-23 март көннәрендә Кирово-Чепецк шәһәрендә 19-20 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды.

22
март, 2025 ел
шимбә
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан 58 яшьлек Нурбәков Рәсүл Абдулла улы белән хушлашты. Рядовой Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булган.

21
март, 2025 ел
җомга
Унберенче ел ул район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы буенча мөхтәсибәт белән берлектә уздырыла. Ифтар мәҗлесе янәдән мөселман активын, Зәй имамнарын, мәчетләргә йөрүчеләрне, җитәкчеләрне бер өстәл артына җыйды. Рамазан аенда ураза тотучы диндәшләренең шатлыгын уртаклашырга дини мәсьәләләр буенча куратор – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт - конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин килде. Аның визиты чараның әһәмиятен һәм республика җитәкчелеге тарафыннан дини инициативаларга ярдәм итүне ассызыклады.
21 мартта Зәй районына эш визиты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова килде. Районга визиты барышында министр район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, социаль блок җитәкчеләре белән очрашты, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында эш визиты белән шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды. Атна башында Разиф Гали улы «Техно заводы» ҖЧҖ директоры Андрей Мамонтов белән очрашкан иде, бүген «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды, анда Кирилл Катышев белән очрашты.

Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисад советы утырышы узды.
«Старт» спорт-савыктыру комплексында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән иде. Аның дәвамында сәламәт көндәшлек һәм гаилә бердәмлеге атмосферасы хөкем сөрде.

20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының механизация буенча урынбасары Р. М. Фәттахов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм белгечләре, Гостехнадзор инспекторы А.З. Гатауллин, Россельхозцентрның Зәй бүлеге башлыгы З. Э. Тәхаутдинова һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләреннән торган комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International