Чаңгы узышлары: Татарстан яшүсмерләре Россия беренчелегендә бронза яулады

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

18-23 март көннәрендә Кирово-Чепецк шәһәрендә 19-20 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Өченче ярыш көнендә Исрафилова Алия, Козенкова Софья, Кутлумбаева Зәринә, Тюленева Кристина составында Татарстан Республикасы командасы эстафетада бронза яулады. Козенкова Софья һәм Тюленева Кристинаның тренер-укытучысы Габыйдуллин Рәкиф Марс улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International