Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника кабул ителде
2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының механизация буенча урынбасары Р. М. Фәттахов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм белгечләре, Гостехнадзор инспекторы А.З. Гатауллин, Россельхозцентрның Зәй бүлеге башлыгы З. Э. Тәхаутдинова һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләреннән торган комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте. Район хуҗалыкларында тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тулысынча төгәлләнгән. Комиссия үз эшен Аксар бүлекчәсендәге «Зәй» агрофирмасыннан башлады, «Восток» агрофирмасы Баграж бүлекчәсендә, «Зәй шикәре» агрофирмасы Чыбыклы бүлекчәсендә дәвам итте, «Союз-Агро» җәмгыяте Гүлкин бүлекчәсендә төгәлләде. Барлык кабул итү пунктларында да техника алдан ук мәйданчыкка линейкага тезелгән. Комиссия үз эшендә түбәндәге критерийлар буенча әзерлек дәрәҗәсенең бәяләү күрсәткечләренә таянып эш итте: тракторларга техник карау узу, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пункты эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, кабинет һәм хезмәтне саклау документациясе булу, барлык технологик процессларның үтәлеше, орлык материалының һәм минераль ашламаларның әзерлеге һәм сакланышы. Бүгенгә район игенчеләре тарафыннан 1 га чәчүлек мәйданына 75 кг ашлама тупланган. Ашламалар махсус билгеләнгән мәйданчыкларда саклана. Шулай ук техниканы кабул итү барышында комиссия әгъзалары механизаторларны хезмәткә түләү шартлары, куркынычсызлык техникасы һәм мораль һәм матди кызыксындыру чаралары белән таныштырдылар. Район башлыгы үзенең үгет-нәсыйхәт сүзендә халык мәкален китерде: "Язгы көн-елны туендыра!"Шуңа күрә, хөрмәтле механизаторлар һәм белгечләр, «2025 ел Уңышы» язмышы сездән тора. Сез барыгыз да техника, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар, индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителгән, хезмәткә түләү шартлары белән танышкан. Сезгә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуыгызны телим. Хәерле сәгатьтә!, -диде Разиф Гали улы. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы шкала буенча бәяләде: 1 урынны «Зәй шикәре» агрофирмасы һәм Гулькин авылы Кузайкино РПК «Союз-Агро», 2 урынны - «Восток» агрофирмасы, 3 урынны «Зәй» агрофирмасы алды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз