Зәйгә эш визиты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры килде

2025 елның 21 марты, җомга
21 мартта Зәй районына эш визиты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова килде. Районга визиты барышында министр район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, социаль блок җитәкчеләре белән очрашты, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Эльмира Әмир кызы җитәкчеләрне һәм белгечләрне күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мөмкин кадәр игътибарлырак булырга чакырды. Ул шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру зарурлыгына басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International