Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район ифтары мөселман җәмәгатьчелеген берләштерде
2025 елның 21 марты, җомга
Унберенче ел ул район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы буенча мөхтәсибәт белән берлектә уздырыла. Ифтар мәҗлесе янәдән мөселман активын, Зәй имамнарын, мәчетләргә йөрүчеләрне, җитәкчеләрне бер өстәл артына җыйды. Рамазан аенда ураза тотучы диндәшләренең шатлыгын уртаклашырга дини мәсьәләләр буенча куратор – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт - конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин килде. Аның визиты чараның әһәмиятен һәм республика җитәкчелеге тарафыннан дини инициативаларга ярдәм итүне ассызыклады. Очрашу район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллинның Коръән аятьләрен укуыннан башланды. Ул шулай ук дин тотучы тормышында уразаның рухи мәгънәсе турында сөйләде, зәйлеләрне игелекле гамәлләр һәм гыйбадәт кылырга өндәде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады, ул изге Рамазан аенда мөселман җәмәгатьчелегенең бердәмлеге һәм үзара ярдәмләшү традицияләренең мөһимлеген ассызыклады. Разиф Галиевич кыскача гына дин тотучыларны район эшчәнлегенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, зәйлеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм госпитальләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. "Изге Рамазан аенда барыбыз да тизрәк җиңү сорап дога кылабыз, - диде район башлыгы. - Аллаһы Тәгалә догаларыбызны һәм уразаларыбызны кабул итсен"». Дини мәсьәләләр буенча куратор Гадел Хәсәншин, үз чиратында, мондый рухи чараларның мөһимлеген билгеләп үтте, районга алга таба да үсеш, конфессияара татулыкны һәм ата-бабаларыбызның яхшы традицияләрен саклап калуны теләде. Кояш баегач, ислам диненең борынгы йолалары буенча авыз ачу - ифтар йоласын үтәделәр. Аннары барысы бергә ахшам намазын укыдылар. Намаздан соң бәйрәм табынында кичке аш башланды, анда кунаклар татар ашларыннан һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәт ала алдылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җырчы Илзирә Ибраһимова белән очрашу булды
18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
18
март, 2026 ел
Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты
18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз