Район авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Зәй муниципаль районында 2020 ел уңышын җыю тулы куәтенә бара. Әлегә уңайлы һава торышы тора, район комбайнчылары бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алуга бөтен көчләрен куеп эшлиләр. Шушы көннәрдә аграрийлар уҗым культураларын суктыруны төгәллиләр. Уңыш-гектардан 62 центнердан артык тэшкил итә. Монда уңыш үстергән механизаторлар белән бергә, бөртекле культуралар суктыручы комбайнчылар да зур өлеш кертә. Район буенча урып-җыюда алдынгы комбайнчыларны билгеләп үтәсе килә, алар -Фәтхуллин Илдус Флүр улы («Восток» агрофирмасы) Торум-750 комбайнында 2902 тонна бөртек суктырган, Уразманов Айрат Габделхан улы («Зәй» АФ) Тукано-450 комбайнында - 2500 тонна суктырган, Шәйгәрданов Дамир Ибраһим улы («Нива» ҖЧҖ) Торум-750 комбайнында 2475 тонна суктырган, Хәсәншин Ирек Рәмис улы («Зәй» АФ) Лексион комбайнында 2407 тонна, Митрофанов Андрей Михайлович («Зәй» АФ) Тукано-450 комбайнында -2369 тонна суктырган, Сәйфуллин Азат Әсадулла улы («Нива» ҖЧҖ) Торум-750 комбайнында 2303 тонна суктырган, Фиофилов Вадим Сергеевич («Зәй шикәре» АФ) Нью-Холланд СХ 8080 комбайнында 2145 тонна ашлык суктырган. Республикада һәм районда комбайнчыларны кызыксындыру чаралары каралган. Агымдагы елда, узган еллардагы кебек үк, комбайнчыларның Татарстан Республикасы Президенты грантына республика конкурсы игълан ителде, 100 мең сумлык 200 премия гамәлгә куелды, моннан тыш, өстәмә рәвештә район башлыгы премиясе дә каралган, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң 2500 тонна суктырып алынган очракта 50 мең сум, 3500 тоннага җиткәндә – 70 мең сум, 4500 тоннага җиткәндә – 100 мең сум премия каралган. Урып-җыю процессында эшләүче комбайнчыларга, механизаторларга, машина йөртүчеләргә, кыр бригадалары һәм ындыр табакларында эшләүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен ихлас куңелдән рәхмәт белдерәбез, куелган максатларга ирешүдә сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International