“Хуҗабикә”

2020 елның 11 августы, сишәмбе
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балаларга социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 2020 елның 6 августында 3 нче социаль участокта "Девчата" клубының чираттагы “Хуҗабикә” дәресе үткәрелде. Аның максаты-интеллектуаль, иҗади һәм әхлакый яктан алга киткән шәхес, заманча, эшлекле, рухи яктан бай, мәдәниятле хатын-кыз, әни, уңган хуҗабикә формалаштыру. Клуб эшчәнлеге яшүсмер кыз балаларның шәхесләрен гармонияләштерүгә, булган тайпылышларны төзәтүгә, тискәре күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән. Кызын яхшы хуҗабикә булырга өйрәтү-теләсә кайсы әнинең хыялы һәм бурычы. Яхшы хуҗабикә өйдә уңайлылык тудырырга, матур итеп әзерләнгән өстәл белән кунакларны шаккатыра да белергә тиеш. Дәрес барышында катнашучылар белән әдәплелек, үз-үзеңне тоту, яхшы тон кагыйдәләрен үстерүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде. Кызлар үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр һәм үзләрен пиццайоло пешекчесе ролендә сынап карадылар. Нәтиҗәдә алар фантазияләрен эшкә җигеп бик матур пицца әзерли алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International