Июнь аеннан декрет ялында булган 49 хатын-кыз укырга керде. Укулар «Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» проекты «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юнәлеше буенча уза. Курслар «Педагог-дефектолог», «Педагог-психолог», «Маникюрша», «Чәчтараш», «Визажист» белгечлекләре буенча оештырылган. Төзелгән контрактлар кысаларында 5 әнидән торган беренче төркем бер ай уку дәверендә "Маникюрша" һөнәрен үзләштерделәр. Барлык укучылар үзләренең чыгарылыш эшләрен «бишле» гә якладылар һәм һөнәри белем алу турында таныклыклар алдылар. Яшь әниләр бик теләп тәэсирләре белән уртаклаша. «Мондый курслар хатын - кызлар өчен декрет ялында бик файдалы, аларда без яңа белем һәм күнекмәләр алдык, аларны киләчәктә практикада кулланырга мөмкин булачак", - дип уртаклашты Анастасия Воробьева.