Зәйгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С.М. Захарова килде

2020 елның 11 августы, сишәмбе
Эш сәфәре барышында Захарова Светлана Михайловна районның 3 объектында булды. Делегация сырхауханәдә, балалар корпусында, йогышлы авырулар бүлеге корпусында, бала табу йортында һәм Зәй район үзәк хастаханәсенең стационар корпусында булды. Шунда ук кунаклар район үзәк хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очраштылар. Светлана Михайловна Захарова шулай ук «Алтынчәч» балалар бакчасы һәм «Шатлык " социаль ярдәм үзәге кебек социаль объектларның эшчәнлеге белән дә якыннан танышты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарованы, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич озатып йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International