ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
30 октябрьдә 15.00 сәгатьтә республика прокуроры урынбасары О.А.Даминов белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ф.С Абдулганиевнең видеоконференция режимында Зәй районы эшмәкәрләре сорауларына җавап бирүе планлаштырыла.

28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе
28 октябрьдә Зәйдә үтәчәк хезмәт бәйрәменә-авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слетына, агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләре һәм республиканың мактаулы кунаклары чакырылган иде.
Хәерле көн хөрмәтле коллегалар, авыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары. Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе
«2020 елда социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында мәгълүмат ресурсы хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 27 декабрендәге 1221 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча җәмәгатьчелек фикерен белү өчен сораштыру уздырыла (сораштыруда катнашу өчен түбәндәге сылтама белән керергә кирәк:
Зәй районында агымдагы елның 9 ае эш йомгаклары буенча, район авыл хуҗалыгы бүлекчәләренең алдынгы терлекчеләре билгеләнде. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекчелек хезмәткәрләре җиңүчеләр дип танылды.
27 октябрьгә «Зәй шикәре» ААҖ тарафыннан 775 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән, шуның 557 мең тоннасы эшкәртелде, 85 мең тонна шикәр комы алынды. Шикәр чөгендере комбайннарында тырыш хезмәт куйган механизаторларны билгеләп үтәсе килә: «Зәй» АФ нан Айдар Галимов (672 га), Мифтеев Рәсим (668 га), Фәннур Гыйләҗиева (548 га), Илсур Юнысов (400 га), «Зәй шикәре» АФ нан Баһаветдинов Дамир (554 га), Иван Калинов (530 га), Павел Мельников (496 га), «Восток» АФ нан Александр Пукаев (407 га), «Нива» ҖЧҖ нән Егоров Кузьма (690 га), Петр Тихонов (461 га) тәшкил итә
Фәтхуллин Илдус Флүр улы-Торум-750 комбайнында -5473 тонна ашлык суктырган ("Восток" агрофирмасы"), Митрафанов Андрей Михайлович - Тукай-450 комбайнында 4836 тонна ашлык суктырган ("Зәй" агрофирмасы"), Хәсәншин Ирек Рәмис улы - Лексион-670 комбайнында 4649 тонна ашлык суктырган ("Зәй" агрофирмасы"), Шәйгарданов Дамир Ибраһим улы-750 тонна ашлык суктырган ("Восток"агрофирмасы").

Зәй районында бәйрәм ел саен үткәрелә. Быел ул 28 октябрьдә “Энергетик” мәдәният йортында сәгать 10да  башланачак.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе
"Легенда 17" педагогик отрядының элеккеге командиры Красильникова Алена һәм элеккеге комиссар Лифадеева Миләүшә Идел буе федераль округы студентлар отрядларының унынчы юбилей слетында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International