ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эш бирүче көне» узды. Зәйлеләр белән очрашуга Төркиянең «ЭНКА» холдингы вәкилләре килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана.
Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвешен алып бару файдалы гына түгел, ә кирәкле дә эш. Кешеләрнең күбесе үзләре өчен актив спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану юлын сайлый, чөнки болар барсыда сәламәтлек һәм яхшы кәефнең нигезе булып тора.
2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.
18 ноябрьдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары М.И. Захарова рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы узды.

18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе
Бүген Зәйдә район прокуроры Ринат Рәис улы Кәримов катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Комиссия әгъзалары фикер алышуына Зәй - 2 яр буенда җимерелгән фонарьлар мәсьәләсе куелган иде.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клуб эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология үз эшен дәвам итә.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, мәгариф идарәсе башлыгы Печина Лилия Равил кызы, Зәй прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Насыйбуллин Ринат Миннулла улы белән берлектә, санитар режимның үтәлешен һәм туклануны оештыруны тикшерү максатыннан, 6 нчы һәм 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбләрендә булдылар.

17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе
Халыкара студентлар көне алдыннан Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Укы студент” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасы оештырылды. Очрашуга Зәй политехник колледжының беренче курс студентлары чакырылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2020-2021 нче елларга М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International