ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2021 ел
дүшәмбе
Бүген Россиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында 2 нче парктагы һава сугышчылары һәйкәле янында традицион митинг оештырылды. Сәламләү сүзе белән десантчыларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьянов, “Сугышчан туганлык” хәрби берләшмәсенең Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков, “Юнармия” Зәй бүлекчәсе штабы башлыгы Александр Ширяев мөрәҗәгать итте. “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бию һәм спорт номерлары белән сөендерделәр.
Районда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнеп килә. Көзге бодай, көзге арыш һәм борчак җыю төгәлләнде инде.
1 августта Россиядә Беренче бөтендөнья сугышында(1914-1918 еллар) һәлак булган сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Күп еллар дәвамында бу сугыш онытылып килде, совет чорында аны империалистик сугыш дип карадылар, шуңа күрә һәлак булган яки лазаретларда яралардан вафат булган Россия сугышчылары истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнмәделәр. Хәл әле күптән түгел генә үзгәрде.
2 августта «Энергия» стадионында 2007 елда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Зәй шәһәре Барс командасы («Б» дивизионы) һәм Түбән Кама шәһәренең «Компонент» командалары арасында календарь уен узды.

10 августта 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) гражданнарны алимент мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.

29 июльдән 1 августка кадәр Чебоксар шәһәрендәге «Олимпийский» стадионында 2021 елгы җиңел атлетика буенча Россия яшьләренең V спартакиадасы финалы узды.

31
июль, 2021 ел
шимбә
Яңа уку елы алдыннан Зәй муниципаль районында 1 августтан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән традицион Республика хәйрия акциясе старт алды. Акция 25 августка кадәр барачак. Акциянең оештыручысы – «Татарстан Республикасы Зәй Муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» муниципаль казна учреждениесе.

30
июль, 2021 ел
җомга
Яшьләр эшләре идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе һәм ДОСААФ җирле бүлекчәсе белән берлектә 13 ел рәттән “Автоледи” бәйгесе үткәрә, анда районыбызның автомобиль йөртүгә мөкиббән гүзәл затлары катнаша. Быел 3 айдан 30 елга кадәр машина йөртү стажы булган 11 конкурсант катнашты. Компетентлы жюри безнең гүзәл кызларыбызның юл йөрү кагыйдәләрен дә белүләренә һәм фигуралы йөртү осталыгына да инанды.
Республика көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, 29 нчы август 18:00 сәгатьтән 31 август 08:00 сәгатькә кадәр Ефимов урамы транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча ябык булачак.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй шикәр заводының 55 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International