"Исемеңне хәтерлә» экспедициясе

2021 елның 2 августы, дүшәмбе
1 августта Россиядә Беренче бөтендөнья сугышында(1914-1918 еллар) һәлак булган сугышчыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Күп еллар дәвамында бу сугыш онытылып килде, совет чорында аны империалистик сугыш дип карадылар, шуңа күрә һәлак булган яки лазаретларда яралардан вафат булган Россия сугышчылары истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнмәделәр. Хәл әле күптән түгел генә үзгәрде. Якташыбыз Рәисә Әхтәм кызы Мартынова - Беренче бөтендөнья сугышы сугышчылары турындагы хатирәләрне яңартуга зур өлеш кертте. Ул Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан Уфа губернасы Минзәлә өязе солдатлары һәм офицерларының фотокүргәзмәсен оештыру өчен зур материал туплады. Аның материаллары буенча «Исемеңне хәтерлә» дигән китап дөнья күрде. 29 июльдә Зәй туган якны өйрәнү музееннан I Бөтендөнья сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган экспедиция старт алды. Бу Россия даны өчен көрәшкән һәм солдат бурычына тугрылыклы булган кешеләргә хөрмәт һәм хәтер билгесе. Экспедициядә җәмәгать эшлеклесе, меценат Г.П. Мартынов, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе җитәкчесе, «Ялкын» хәрби - патриотик клубы хезмәткәре С. А. Хватков, «Форпост» ФПОП җитәкчесе А. В. Алексеев, «Форпост» тәрбияләнүчеләре Руслан һәм Лия; запастагы 2 ранг капитаны В. А. Атласов, музей фәнни хезмәткәре С. И. Долгова катнаштылар. Алар Зәй һәм Сарман районнарында солдат каберләрен җыештырдылар. Иләксаз, Федоровка, Шунак авыллары зиратларында, Федоровка авылы Хәтер мемориалында һәм Зәйдә туган якны өйрәнүче, меценат, җәмәгать эшлеклесе Р.А. Мартынова каберендә булдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International