ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе
«Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән Бура-Киртә мәдәният йортында Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган «Зәй-минем туган җирем.Туган ягым-Зәй» спектакле булды.
Зәй муниципаль районында 2 төбәк кибетендә («Чаллы икмәге», «Зәй торгы») һәм федераль челтәрнең 4 кибетендә («Пятерочка», «Магнит», «Победа», «Находка») куллану бәяләре һәм товар запаслары һәркөнне мониторинглана.
5-6 мартта Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы булып узды. Команда уенчысы Габдрахманов Адел ТР беренчелегенең «Иң яхшы һөҗүмчесе» дип танылды. Команданың тренеры Насыйров Андрей Вилдан улы.

3-5 мартта Казан шәһәрендә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында «Ялкын» журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе шәкерте Ибраһимов Җәмил 2006-2007 елгы егетләр арасында 1 нче урынны яулады. Тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улы.


5
март, 2022 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Хатын-кыз булу - югары миссия. Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаилә учагын саклыйсыз, шатлык, гармония һәм тынычлык китерәсез. Сез – ирләрне төп рухландыручы көч, тугрылыклы тормыш терәге һәм аларның төп таянычы.
Бүген Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда Сармаш-Баш авылында туып-үскән якташыбыз Кашапов Акмал Кашаповичны искә алу һәм хөрмәтләү чарасы узды.

4
март, 2022 ел
җомга
3 март көнне Иске Зәй бистәсенең Яшьләр үзәгенә йөрүчеләр әниләренә бүләк ясадылар. Тиздән язның беренче, иң көтеп алынган бәйрәме - 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне җитә.
3 мартта хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы И.Р. Гыйззәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
«Демография» милли проекты кысаларында Зәй шәһәрендә халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәре өчен даими рәвештә физкультура чаралары үткәрелә.
3 март көнне һөнәри юнәлеш бирүче чаралар кысаларында Зәй ГРЭСына шәһәр мәктәпләре укучылары өчен экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International