ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе
Ел саен Җиңү көне алдыннан ФОРПОСТ хезмәткәрләре һәм активистлары мемориалларны, истәлекле урыннарны, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны күмү урыннарын төзекләндерүдә теләп катнашалар.

2
май, 2023 ел
сишәмбе
Зәй районында клиент хезмәте белгечләренең «Шатлык» сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар белән очрашуы яхшы традициягә әверелде.
Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Марселевна Архипова белән берлектә эш визиты белән Зәй шәһәренең «Техно заводы» ҖЧҖ филиалында булды.
Экологик тәрбия кысаларында 9 нчы мәктәптә «Үсентеләр» проекты тормышка ашырыла.

Экологик тәрбия һәм география предметы атналыгы кысаларында 18 апрельдә 9 нчы Зәй мәктәбендә "Субтропиклар зонасы" темасына ачык дәрес үткәрелде.

ЭКОВЕСНА-2023 республика акциясе кысаларында «Урман әкияте» балалар бакчасында "Батарейны тапшыр – планетаны коткар!" - экологик акциясе узды.

«Кыңгырау» балалар бакчасында «Агач утырт» дигән экологик акция узды.

29 апрельдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты.
27-29 апрельдә Грозный шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды, анда Татарстан Республикасы данын Зәй спортчысы Салихова Регина Равильевна яклады һәм бронза медаль яулады. Тренеры Салихов Равил Фаил улы.
28 апрельдә "Зәй" спорт мәктәбе хезмәткәрләре экоакциягә кушылдылар һәм шәһәр буйлап органик булмаган чүпләрне җыйдылар, җыелган барлык шешәләр эшкәртүгә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International