Экологик тәрбия һәм география предметы атналыгы кысаларында 18 апрельдә 9 нчы Зәй мәктәбендә "Субтропиклар зонасы" темасына ачык дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты Россиянең субтропик зонасының географик урыны белән таныштыру, укучыларда Кавказның Кара диңгез яр буендагы субтропик зона табигате һәм климаты үзенчәлекләре турында күзаллау формалаштыру иде. Дәрестә балалар Россиянең табигый зоналары темасын кабатладылар, Россиянең табигый зоналарын тасвирладылар.