«Шатлык» сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар белән очрашу үткәрелде

2023 елның 2 мае, сишәмбе
Зәй районында клиент хезмәте белгечләренең «Шатлык» сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар белән очрашуы яхшы традициягә әверелде. Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова ял итүче пенсионерлар белән очрашу үткәрде. Ул ел башыннан нинди үзгәрешләр булуы, кодлы сүз куллану, электрон хезмәтләр һ.б. турында сөйләде, ял итүчеләрнең игътибарын өченче яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очраклары күзәтелүенә юнәлтте. Пансионатта ял итүче өлкән буын кешеләре рәсми булмаган шартларда пенсия тәэмин итү буенча турыдан-туры консультацияләр алдылар. Очрашу ахырында бик күп сораулар бирелде, аларга тулы җаваплар да алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International