Акция «Батарейны тапшыр - планетаны коткар!»

2023 елның 2 мае, сишәмбе

ЭКОВЕСНА-2023 республика акциясе кысаларында «Урман әкияте» балалар бакчасында "Батарейны тапшыр – планетаны коткар!" - экологик акциясе узды. Акциянең максаты: балаларны һәм ата-аналарны әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемасына җәлеп итү. Тәрбияләнүчеләр белән дөрес утильләштерелмәгән очракта табигатькә батареяларның зыяны турында әңгәмә үткәрелде. «Фиксики-батарейки» мультфильменнән танып белү видеороликларын карау оештырылды. Аннары балалар батареяларны махсус савытта ничек утильләштерергә - дигән темага рәсемнәр ясадылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International