9 нчы мәктәптә «Үсентеләр» проекты тормышка ашырыла

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Экологик тәрбия кысаларында 9 нчы мәктәптә «Үсентеләр» проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты - мәктәп яны участогын төзекләндерү, укучыларга хезмәт сөючәнлек һәм үсемлекләргә карата сак караш тәрбияләү. Укучыларның оештырылган, кулдан килгәнчә эшләве проект эшчәнлеге элементларын үзләштерергә, тормыш һәм социаль әһәмиятле компетенцияләрне формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мәктәп ишегалды чәчәк түтәлләре белән бизәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International