ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. Анда «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсе филиалының 2021 нче елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга көтелгән эш йомгаклары» каралды.
5-8 июльдә Казан шәһәренең «Үзәк» стадионында 2004-2005, 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларда «Барс» спорт мәктәбендә тренер В.В. Лисов кул астында тәрбияләнүче егет-кызлар катнашты.
2021 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.
8 июльдә Россиядә күңелле һәм тирән мәгънәгә ия бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы үз тамырлары белән борынгы Руська барып тоташа. Гаилә көне чагыштырмача күптән түгел, 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. 8 июльдә «Спарта» сәламәт яшәү рәвеше клубында ачык һавада яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тарафыннан «Гаилә-бәхетле Йолдызлык» фестиваль-конкурсы оештырылды. Бәйрәмгә балалар белән яшь гаиләләр чакырылган иде.

8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, комиссия һәм авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләре катнашында хуҗалыкларда узган комбайннар парадыннан соң, Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар җыюга керештеләр.

Бүген Зәйдә ел  саен була  торган комбайннар парады узды. Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2021 елгы уракка әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Булат Шакиров, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия  авыл  хуҗалыгы   үзәге, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашты. 

 

7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зәй туган якны өйрәнү музеенда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен «Гаилә –күңел хәзинәсе»дип исемләнгән тематик сәгать узды. Кунаклар өчен гаилә традицияләре белән бәйле төрле биремнәр әзерләнгән иде.

7
июль, 2021 ел
чәршәмбе
13 июльдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, администрация һәм социаль яклау вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнаша.

6
июль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районында район башлыгы Р.Г. Кәримов, идарә башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләре башлыклары күчмә семинары узды. Семинар графигына 7 авыл җирлеге кертелгән иде. Эш шәһәр территориясен: Җиңү бульвары, Нариманов, Автодорожная урамнарын караудан башланды.
Балаларга бәхетне монда һәм хәзер бүләк итәргә. «Татнефть» хәйрия фонды грантлары ярдәмендә оештырылган «Хастаханә клоуны» проекты шундый принципка таяна. 5 июль- җәйге кояшлы көндә «Хастаханә клоуны» проекты кысаларында «Кайгырту» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Чара Зәй район үзәк хастаханәсе территориясендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International