Бүген Зәй районында «Россия чаңгы юлы» 44 нче Бөтенроссия ачык чаңгы ярышы кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы - 2026» республика массакүләм ярышлары узды. Районда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, стартлар яңа шәһәрнең урман массивында яктыртылган чаңгы трассасында, Мирный һәм Зәй - 2 микрорайонда укучылар өчен, 1 нче һәм 5 нче мәктәп стадионнарында, авыл халкы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен - авыл җирлекләре территорияләрендә оештырылды. Яңа шәһәрнең урман массивындагы төп мәйданчыкта ярышлар ачу тантаналы рәвештә узды. Анда район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, районның Мактаулы гражданины Эдуард Шәйхнур улы Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Николаевна Камалова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Габделбәр кызы Тимеркаева катнашты. Сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, районның Мактаулы гражданины Эдуард Шәйхнур улы Галиев чыгыш ясадылар. Беренчеләрдән булып «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән финишта татлы бүләк алган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр старт алды. Стартка гомуми белем мәктәпләре укучылары, Зәй политехника көллияте студентлары, пенсионерлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, районның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм чаңгы спортын яратучылар чыкты. Чара кысаларында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында «команда спринты» ярышлары узды. Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.