Бүген зәйлеләр хәрби операциядә катнашучы белән хушлашты

2026 елның 13 феврале, җомга

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте рядовое Мезрин Владимир Леонидович белән хушлашты.

Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин һәлак булучының әнисенә, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

 "Хөрмәтле Екатерина Петровна, хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Югалту ачысын бер генә нәрсә белән дә туктатып булмый – безнең бурыч һәм теләк геройны хөрмәт итү һәм җиңүгә ышаныч. Владимир Леонидович зәйлеләр йөрәгендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Петр Сергеевич.

Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов кайгы уртаклашу сүзләрен, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән белдерде.

 Владимир Леонидовичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, аңа чәчәкләр салдылар.

  В.Л. Мезринны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирлиләр. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International