Зәй муниципаль районы командасы махсус хәрби операция уздыру зонасына кабат зур сәфәр кылды. Сәфәр Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 37 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, команда СВО зонасына дүртенче ел, нәкъ менә 23 февральгә чыга. Маршрутның гомуми озынлыгы 5600 км тәшкил итте - делегация, якташлары һәм хәрбиләренә шәхсән ярдәм итү өчен, фронтның бөтен сызыгын диярлек узды. Төркем составына Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, «Зәй җылысы» хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Евгений Мартынов һәм Рәйхәт Габидуллин, шулай ук «Сугышчан туганлык»ның Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков керде.
СВО ветераны Евгений Ивановның катнашуы сәфәргә аерым символ өстәде. Женя авыр яраланганнан соң, азат ителгән һәм беренче тапкыр сугышырга туры килгән урыннарга яңадан килде. Аның бирегә килүе, хәрбиләр өчен көчле мораль ярдәм булды. Дусларыңны югалткан, пулялар сызгырган урынга кабат әйләнеп кайту-бу көчле гамәл һәм аның өчен шәхсән бик җитди сәфәр иде. Алгы сызыктагы егетләр өчен-үткән тормыштан вакыйга, тыныч тормыштан үз кешеләрен яраланганнан соң да ташламаячакларына бер дәлил булды.
Рейс вакытында 17 бушату ноктасы аша үтелде. Гуманитар ярдәм сугышчыларга бөтен фронт сызыгы буенча китерелде — Старобельскидан (ЛНР) башлап Херсон юнәлешенә кадәр. Битараф булмаган зәйлеләр һәм «Зәй җылысы» фонды ярдәме белән җыелган йөкнең гомуми авырлыгы 15 тоннадан артып китте. Азык-төлек, медикаментлар, җылы әйберләр һәм элемтә чараларыннан тыш, хәрбиләрнең гаризалары буенча алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле ике автомобильдә тапшырылды.
Район башлыгы Разиф Кәримов сугышчылар белән шәхсән аралашты, туганнарыннан һәм барлык зәйлеләрдән җылы сәлам сүзләрен җиткерде.
Сәфәр тылның ышанычлы эшләвен: якташларның һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын тагын бер кат күрсәтте. Безнең өчен иң кыйммәтлесе- егетләребезнең шатлыклы йөзләрен күрү. Җыемнар белән ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт. Без тагын бер кат зәебезнең бердәм һәм көчле булуына ышындык.